Логотип
Хәбәрләр

Шүркә музейга дәшә!!! (инста-бәйге)

«Салават күпере» балалар журналханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акциясен дәвам итә. Бу атнада Шүрәле оныгы Шүркә сине Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исем...

«Салават күпере» балалар журналханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акциясен дәвам итә. Бу атнада Шүрәле оныгы Шүркә сине Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан белән очрашуга чакыра.
16 март көнне сәгать 10:00 да башланачак чарада катнашыр өчен журналыбыз укучылары @salavatkupere аккаунтындагы бәйгедә катнашырга тиеш! Һәр көнне без Рафис Корбанның иҗатына кагылышлы ике сорау биреп барачакбыз.
Бәйгенең шартлары: 
1. Түбәндәге сорауларга дөрес һәм тулы җавап калдыр.
2. @salavatkupere һәм @tatar_museum аккаунтларына языл.
3. Әлеге постка «лайк» куй һәм ике дустыңны билгелә.
4.Сорауга беренче дөрес итеп җавап биргән кеше музейга бушлай керә алачак. 

5. Җомга көнне җиңүчеләр исемлеге билгеле булачак.

Катнашучыларның аккаунтлары ачык булуы мәҗбүри!

 #яңабәйге 
#салаваткупере 
#салаваткупережурналы 
#татмедиа 
#миллимузей 
#национальныймузейрт 
#конкурсыинстаграм 
#конкурсыдлядетей 
#инстаграмконкурс 
#конкурсы 
#участвуй 
#Казань 
#конкурсы_для_детей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк