Логотип
Хәбәрләр

Шагыйрь Андрей Дементьев вафат

Мәшһүр совет һәм Россия шагыйре Андрей Дементьев озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Аңа 89 яшь иде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. 19 июльдә Андрей Дементьевка 90 яшь туласы иде. Шагыйр...

Мәшһүр совет һәм Россия шагыйре Андрей Дементьев озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Аңа 89 яшь иде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

19 июльдә Андрей Дементьевка 90 яшь туласы иде. Шагыйрьнең вафат булуы хакында хатыны Анна Пугач хәбәр иткән. Ул иренең 90 яшькә җитәргә хыяллануы турында сөйләгән. Шулай ук әле күптән түгел генә, 3 июньдә, Дементьевның «Красная площадь» дигән китап фестивалендә чыгыш ясавы хакында хәбәр иткән. Шагыйрь укучылары белән аралашкан, кешеләр аннан автограф алу өчен өчәр сәгать чират торган.

Анна Пугач билгеләп үткәнчә, Андрей Дементьев үзен Тверьдә яки Мәскәүдә җирләүләрен теләгән. Шагыйрьнең кайда һәм кайчан җир куенына иңдереләчәге турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Андрей Дементьев «Аленушка», «Лебединая верность», «Отчий дом», «Баллада о матери» һ.б. җырларның текст авторы буларак билгеле. 90нчы елларда алып баручы һәм хәбәрче булып эшләгән, 12 ел дәвамында «Юность» журналын җитәкләгән. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк