Логотип
Хәбәрләр

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыкты

Шагыйрә, «Ярдәм» мәчетендә оештырылган проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары Лилия Сәләхетдинова 21 нче октябрь көнне кияүгә чыкты. Аның...

Шагыйрә, «Ярдәм» мәчетендә оештырылган проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары Лилия Сәләхетдинова 21 нче октябрь көнне кияүгә чыкты. Аның, тормыш иптәше Ришат белән никахы кичә, «Ярдәм» мәчетендә укылды, дип хәбәр итте  үзенең Фейсбук битендә мәчет имамы Илдар Баязитов. Аларны котларга шәһәр мэры Илсур Метшин килде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Лилия белән Ришатны чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле тормыш телибез!

Яши башлыйм сары көзләрдә

(Лилия Сәләхетдинова)

Көзләрдә мин янә яши башлыйм,

Яңа сулыш алып үпкәмә.

Яфракларның: төсе, очулары

Канат куя көчсез иңемә.

Көз ул, минем өчен, гел дә яңа,

Кабатланмый төсләре һич тә.

Шыпырт яуган яңгыры да аның,

Күңелләргә нидер иңдерә.

Илхам да бит көзен ешрак килә,

Туа кебек сөю йөрәктә.

Өндә булган, якын иткән, кеше

Рөхсәт алмый керә төшләргә.

Көздә туа: җылы, моңлы җырлар,

Көй дә үзе килә күңелгә.

Ел да килгән көзге айларымны

Тасвирладым бүген мин сезгә.

Күзәтегез көзне, онытмагыз,

Табигать бит үзе көч бирә.

Мин көзләрдә яши генә башлыйм,

Көз ул дару арган күңелгә.

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: Инстаграм tatar.superstar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк