Логотип
Хәбәрләр

Шагыйрь һәм журналист вафат булган

Шагыйрь һәм журналист Нияз Мәһәдиев 55 яшендә вафат булган. Ул Уфада яши иде. Мәрхүмне 9 мартта соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «Башинформ»агентлыгы хәбәр итә. Нияз Мәһәдиев 1963 елда Баймак районыны...

Шагыйрь һәм журналист Нияз Мәһәдиев 55 яшендә вафат булган. Ул Уфада яши иде. Мәрхүмне 9 мартта соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «Башинформ»агентлыгы хәбәр итә.

Нияз Мәһәдиев 1963 елда Баймак районының Темәс авылында туган. Уфаның сәнгать интернат-мәктәбендә белем алган. Уфа нефть институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Баймак районында архитектор-баш инженер булып башлаган.

Нияз Мәһәдиев Баймак район газетасы каршында радиотапшырулар оештырган. «Совет Башкортостаны», «Известия Башкортостана» газеталарында эшләгән, «Йәшлек» газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Комсомольская правда» газетасының үз хәбәрчесе, «Аманат» журналының баш мөхәррире булган.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең якыннары, хатыны, танылган башкорт шагыйрәсе һәм журналист Зөһрә Котлыгилдинаның тирән кайгысын уртаклаша.

Фото: bashinform.ru

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк