Логотип
Хәбәрләр

Шарик кем белән селфи төшкән?

«Каникулы в Простаквашино» аша һәркемгә таныш булган Шарик кушаматлы эт үзенең Инстаграм аккаунтында мультфильмның яңа герое белән таныштырды, дип хәбәр итә «Союзмультфильм» студиясе.  Сүз әлеге муль...

«Каникулы в Простаквашино» аша һәркемгә таныш булган Шарик кушаматлы эт үзенең Инстаграм аккаунтында мультфильмның яңа герое белән таныштырды, дип хәбәр итә «Союзмультфильм» студиясе. 

Сүз әлеге мультфильмның  «Возвращение в Простаквашино» дип исемләнгән дәвамы хакында бара. Апрель аеннан яңа серияләрне социаль челтәрләрдә карап була.

Ә яңа герой кондыз (бобер) булып чыкты. Шарик аның белән селфи төшкән. Хәтерлисезме, элеккеге мультикта Шарикны бер кондыз су астыннан чыгарып коткара. Менә шул кондыз инде бу!

Кондызның холкы һәм башка геройлар белән мөнәсәбәтле нинди булуы әлегә билгесез. Яңа серияләрдә Шарик Гарик Сукачев, хат ташучы Печкин  Иван Охлобыстин тавышы белән сөйләшәчәк. Юлия Меньшова үз тавышын Федор Абыйның әнисе, ә Антон Табаков Матроскин Песигә «бүләк иткән».

Автор: Зилә Хөснетдинова

Фото: Инстаграм @sharrriksharrrik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк