Шатлыклы хәбәр: Алсу Фәйзуллина янә әни булган!

Узган көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы шатлыклы хәбәрен инстаграм аша җиткерде. Алсу Фәйзуллина икенче тапкыр әни булган.

«Улыбыз, якты дөньяга аваз салуың белән!!! Җәннәт җимешебез безнең, әтиең, абыең сине өйдә түземсезлек белән көтәләр! Аллаһы тәгалә ярдәменнән ташламасын!!!» – дип шатлыгы белән уртаклаша Алсу.

Фото астында: «Фәнил-Алсу, чын күңелдән Сезне икенче улыгызны кулга алган көнегез белән котлыйм! Сау-сәламәт, бәхетле, миһербанлы булсын, тигезлектә үстерергә насыйп итсен», «Улыгыз тууы белән котлыйм сезне! Бәхетле булыгыз!», дигән комментарийлар укып була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
519
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы