Логотип
Хәбәрләр

Шаян көзгә ‒ бер адым

«Мәхәббәт күбәләгем» дигән шаян клипны карагыз әле! Карамагансыздыр бит? Җырчылар ‒ Ләйсән Мәхмүтова һәм Винарис Илъегет шундый позитив вә кызык клип төшергәннәр. Алар үзләре дә бит зерә шаян кешеләр...

«Мәхәббәт күбәләгем» дигән шаян клипны карагыз әле! Карамагансыздыр бит? Җырчылар ‒ Ләйсән Мәхмүтова һәм Винарис Илъегет шундый позитив вә кызык клип төшергәннәр. Алар үзләре дә бит зерә шаян кешеләр ‒ карау белән үк елмаясы килеп тора. Ә мәхәббәт тарихына корылган клипларында исә шул шаянлыклары-артистлыклары бөтенләе белән ачылып беткән. Ләйсәнгә шаккатасы түгел анысы ‒ ике легендар артисттан туган, үзе дә артист һөнәрен сайлаган талант иясе бит ул. Соңгы елда Винарис белән туган тандемнарын да шуңа халык яратып кабул итте. Ә клиплары гомумән моңсу көзгә елмаю өстәп җибәрә торган. «Мәхәббәт күбәләгем» дип кыздыралар! Шуңа әйтүем дә инде, карагыз, яме?

Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк