Логотип
Хәбәрләр

"Шаян" каналына тәрҗемәчеләр кирәк булачак

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Тиздән ачылачак “Шаян” балалар телеканалына тәрҗемәчеләр кирәк булачак. Бу хакта бүген “Болгар радиосы” бинасында узган матбугат конференциясендә...

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Тиздән ачылачак “Шаян” балалар телеканалына тәрҗемәчеләр кирәк булачак. Бу хакта бүген “Болгар радиосы” бинасында узган матбугат конференциясендә “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте.

“Фиксиләр”, “Супер канатлар” мульфильмнарын “Халкыбыз мирасы” студиясе тәрҗемә итте. Ләкин бу зур чыгымнар сорый. Безнең үзебездә дә тәрҗемә итү студиясе бар. Мультфильмнарны тәрҗемә итү өчен тәрҗемәчеләр таләп ителәчәк”, – ди Илшат Әминов. Аның әйтүенчә, тәрҗемәче вазифасына татар теле укытучыларын чакыру ихтималы бар.

“Бездә татар телен саклап калуга барлык мөмкинлекләр дә бар дип саныйм. Иң мөһиме – теләгебез зур”, – ди ул.

Татар телендә чыгачак 20 проектның 30 проценты – аң-белем һәм тәрбияви тапшырулар, 20 проценты – телевизион уен-викториналар, 20 проценты – мультипликацион сериаллар, 10 проценты – балалар өчен сериаллар, 10 процентыы – фәнни-популяр һәм документаль фильмнар, 10 проценты тулы метражлы фильмнар булачак.

“Шаян” каналы спутник, кабель челтәре, Smart TV, Интернет, Шаян.ru сайтларында трансляцияләнәчәк. Шулай ук аны гаджетлардагы махсус “Шаян” мобиль кушымтасы аша да карап булачак.

Каналның партнерлары: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ, Бөтендөнья татар конгресы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Әкият” Дәүләт курчак театры һәм башкалар.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк