Логотип
Хәбәрләр

"Шаяннар һәм тапкырлар клубы”нда “ХАЙП мәктәбе” ачылды

Казан, 13 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (ШТК) эшчәнлекнең яңа төрен булдырган. Февраль уртасыннан Казанда “ХАЙП мәктәбе” эшли башлады. Беренче татар “ХАЙП мәктә...

Казан, 13 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (ШТК) эшчәнлекнең яңа төрен булдырган. Февраль уртасыннан Казанда “ХАЙП мәктәбе” эшли башлады. Беренче татар “ХАЙП мәктәбе”ндә утыздан артык укучы катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га мәктәпне оештыручыларның берсе, "Четыре Татарина" телепроекты катнашучысы, 2017 елда Республика КВН лигасында Гран-при иясе Венера Кәримуллина хәбәр итте.

“ХАЙП мәктәбе” үз эшен февраль уртасыннан башлады. Ул сигез лекциядән  тора. Укучылар биредә видеоблокинг, фотомонтаж, актерлык осталыгы, ораторлык сәнгате, социаль челтәрләрне алып бару һәм үстерү юллары, юмор юнәлешләре буенча семинарлар уза”, – диде оештыручы.

Дәресләр Татарстан халыклары Дуслык йорты залында атнага бер тапкыр, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә, чиратлап, узачак.

“Әлеге мәктәпнең ике максаты бар. Аның беренчесе татар балаларының татар телендә аралашуын тәэмин итү булса, икенчесе балаларны “уятып”, оялмаска, үз сәләтләрен күрсәтә белергә өйрәтү һәм лидер итеп тәрбияләү”, - диде Венера Кәлимуллина.

Мәктәпкә укучылар җыю өчен, кураторлар Казанның төрле белем бирү учреждениеләренә барып, ачык дәресләр, очрашулар үткәргән.

“ХАЙП мәктәбе”нең шигаре түбәндәгечә: "Телисеңме: синең исемне ишеткәч, танышларың: "Әәә, ул" дип түгел, ә киресенчә: "Син шул кызны/егетне әйтәсеңме?! Мин аны беләм!"  дип җавап бирәләр! Instagram белән ВК кулланучылары үзләренең сәхифәләрен синекенә охшатып ясарга тели!  Син сәхнәдән сөйләгәндә, кешеләр тын да алмый тыңлап тора!"

“Без “ХАЙП мәктәбе”нә 7, 8, 10 сыйныф укучыларын гына җыярга теләгән идек. 9, 11 сыйныф укучыларының имтихан елы бит, аларның игътибарын читкә юнәлтәсе килмәде. Әмма безгә кушылучылар арасында 9, 11 сыйныф укучылары да бар. Бүген мәктәпкә 30 бала йөри, алар арасында яңарак килеп кушылучылар да бар", - дип сөйләде оештыручы.

Лекция формасындагы сигез дәрес сигез атна дәвам итәчәк. Курс тәмамлангач, апрель уртасында Гала-концерт булачак. Анда укучылар мәктәптә өйрәнгәннәрен күрсәтә. Юмор, иҗади бәйге һәм үзләре төшереп, монтажланган видеоларны тәкъдим итү күздә тотыла.

Мәктәп үз эшен апрельдә дәвам итәрме-юкмы, әлегә билгесез. Барысы да укучыларның теләге һәм вакытыннан тора.

“Быел булмаса, без эшчәнлекне киләсе көздән дәвам итәчәкбез”, - диде Венера Кәримуллина.  

Мәгълүмат өчен: "Хайп" сүзе инглизчәдән кергән. Ул - яшьләр сленгы, хәзерге вакытта модада булган әйберләрне "хайп" дип атыйлар. Турыдан-туры тәрҗемәсе “актив реклама” буларак яңгырый. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк