Логотип
Хәбәрләр

Шаярсаң «дурак» диләр, еласаң «елак» диләр...

Социаль челтәрләр үсү нәтиҗәсендә һәрбер кешенең тормышына пәрдә ачылды диярлек. Хәзерге көндә теләсә кайсы кешенең социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсенә кереп, көн саен нәрсә куйганын күзәтеп була. ...

Социаль челтәрләр үсү нәтиҗәсендә һәрбер кешенең тормышына пәрдә ачылды диярлек. Хәзерге көндә теләсә кайсы кешенең социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсенә кереп, көн саен нәрсә куйганын күзәтеп була. 

Артистлар тормышы белән кызыксынучы кешеләр саны шактый күп, һәм бу кызыксынудан беркая да китеп булмас. Гадәттә артист кеше җәмгыятькә карата зур йогынты ясый. Шуңа  күрә урнаштырылган фотоларына, әйткән сүзләренә, кыскасы, һәрбер кылган гамәлләренә аеруча зур игътибар ителә.

Әмма артистлар, сәхнә йолдызлары – беренче чиратта гади кешеләр, һәм аларның һәрнәрсәгә үз фикере бар.

Фирдүс Тямаев дорфа һәм ачы телле укучыларына җавап табарлык артистларның берсе. Бүген ул инстаграмына кап-кара фото куйган. «Куйдым әле!!! Бусыннан да причина табып, начар коментариялэр язырлар может!!!! Шаярсаң дурак диләр, еласаң елак диләр!!! Шаккатам», – ди Фирдүс.

Әлеге язманың тарихын белеп бетереп булмый. Күрәсең, алдагы куелган фотолар астында ачулы комментарийлар саны күп булгандыр дигән фикер йөртәбез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк