Логотип
Хәбәрләр

Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәлнең кайчан ачылачагы билгеле булды

Күренекле татар галиме Шиһабетдин Мəрҗанигə Казанда 20 ноябрьдə һəйкəл ачылачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердəмлеге к...

Күренекле татар галиме Шиһабетдин Мəрҗанигə Казанда 20 ноябрьдə һəйкəл ачылачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердəмлеге көненə багышланган тантаналы чарада əйтте.

«20 ноябрьдə без күренекле галим, мəгърифəтче, дин белгече Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачарга җыенабыз», – диде Рөстəм Миңнеханов.

«Галимнең туган телгə керткəн өлеше, ата-ананы олылау, хаклык, гаделлек, намуслы булу, белем алуга омтылыш турындагы фикерлəре төрле миллəт һəм дин вəкиллəренə аңлаешлы һəм якын», – диде Президент. 

 

Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк