Шорт-биттә - безнекеләр!

Кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» II Төбәкара премиясенең шорт-листы игълан ителде. Быел аңа Татарстаннан ике вәкил керде. Алмаз Сабирҗанов «Махом» картинасында эшләгән өчен «Икенче пландагы иң яхшы роль» номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк, «Я скучаю по тебе» драмасына музыка язганы өчен Игорь Сидоренко «Иң яхшы композитор» номинациясенә дәгъва кыла. Шорт-листка барлыгы 12 төбәктән — Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск һәм Мурманск өлкәләреннән, Саха Республикасыннан, Краснодар краеннан, Ингушетиядән 14 проект керде. Премиянең приз фонды барлыгы 2,8 млн сум тәшкил итә, шулай ук кино сәнгатендәге аерым казанышлары өчен сыннар һәм махсус бүләкләр тапшырылачак.
Фото: конкурс
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте