Логотип
Хәбәрләр

Шундый театр төзербез... Кариев театрына ‒ 30!

22 декабрь ‒ театрның туган көнендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Белүебезчә, Кариев театры үзенең логотибын үзгәртте, бәйрәм «Шун...

22 декабрь ‒ театрның туган көнендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Белүебезчә, Кариев театры үзенең логотибын үзгәртте, бәйрәм «Шундый театр төзербез...» девизы астында барды. Иң беренче булып Кариев театрының язмышы хакында презентация күрсәтелде, шуннан соң сәхнәгә труппа артистлары чыкты, алар барысы да бер төрле киемнәрдән иде. Алга таба төрле спектакльләрдән күренешләр күрсәтелде, алар бер-берсенә үрелеп бардылар. Тамашачы театрның популяр спектакльләре белән таныша алды.

Театрны юиблее белән котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге җитәкчесенең урынбасары Эльмира Фатхуллина һ.б. театрлар килгән иде. Алар барысы да котлау сүзләре җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, Камал театры артисты Равил Шәрәфиев Ренат Әюповка Фатыйма Ильскаяның шкатулка-сандыгын тапшырды, ул аның сандыклар коллекциясе туплавын белгән икән. Эльмира Фатхуллина Кариев театрының кайбер артистларына грамоталар тапшырды. Камал театры серле генә бүләк тапшырды, аның нәрсә булуы тамашачыларга сер булып калды.

Кариев театрын «Сәхнә» журналы исеменнән юбилее белән котлыйбыз!

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк