Швед журналисты Казанның чисталыгына сокланган
"Казан Чемпионат кабул итә торган Россия шәһәрләренең тырыш олы апасы ролен башкара", дип язган Джохар Бен Джелюль. Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казанга килгән швед журналисты Джохар Бен...
"Казан Чемпионат кабул итә торган Россия шәһәрләренең тырыш олы апасы ролен башкара", дип язган Джохар Бен Джелюль.
Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казанга килгән швед журналисты Джохар Бен Джелюль Казанның чисталыгына сокланган. "Казан Чемпионат кабул итә торган Россия шәһәрләренең тырыш олы апасы ролен башкара", дип әйткән ул. Бу хакта ИноСМИ.RU порталы хәбәр итә.
Джохар Бен Джелюль шәһәргә багышлап язган мәкаләсендә үзенең хис-кичерешләре хакында сөйләгән. Журналистны «Казан Арена» стадионы янындагы территориянең бик чиста булуы сокландырган. "Биредә җирдән алып ашап була", - дип язган ул.
«Казан – искиткеч шәһәр! Нигездә, футбол буенча Дөнья чемпионатына килгән җанатарлар йөри торган үзәк урамнарда бер чүп юк, алар чын мәгънәсендә ялтырап тора», - дип яза ул үзенең мәкаләсендә.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, шәһәрдә «Инстаграм социаль челтәрендә лайклар җыю өчен махсус булдырылган» урыннар да күп.
Фото: Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк