Логотип
Хәбәрләр

«Сиңа ярамый, әни, әбиеңне тыңла», ди миңа улым

Җырчы Илсөя Бәдретдинова әбисе белән үскән икән, ә әби тәрбиясе икенче төрлерәк була инде ул. Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында яза. Аны әбисе «ярамый»лар белән үстергән. «Бусагага утырырга ярамый»,...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова әбисе белән үскән икән, ә әби тәрбиясе икенче төрлерәк була инде ул. Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында яза. Аны әбисе «ярамый»лар белән үстергән. «Бусагага утырырга ярамый»,«өстәлдә ризык калдырырга ярамый»,«сишәмбе тырнак кисәргә ярамый»,«кәстрүлдән ашарга ярамый», дигән аңа әбисе. Илсөя бу «ярамый»лар белән килешеп тә бетми, ләкин әби кануннарын бозмаска тырыша. «Кәстрүлдән ник ашарга ярамаганын аңлыйм инде, калганнарын да үтәргә тырышам», дип яза Илсөя. Ә менә улына бу «Ярамый»лар йогынты ясамый икән ,«Сиңа ярамый,әни, әбиеңне тыңла, миңа ярый», дип әйтә икән ул әнисенә. Илсөяне әби белән үскәннәр аңлар.

 Ә сезгә ниләр эшләргә ярамый? 

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк