Логотип
Хәбәрләр

«Син бит татар кызы!»

Соңгы арада популярлашкан җырчы Гөлназ Асаева җәмәгать арасында үзенә карата зур кызыксыну уята. Гөлназның инстаграмында куелган язмалар һәм фотолар күп кенә комментарийлар җыя. «Дуслар, әйе, бокска...

Соңгы арада популярлашкан җырчы Гөлназ Асаева җәмәгать арасында үзенә карата зур кызыксыну уята. Гөлназның инстаграмында куелган язмалар һәм фотолар күп кенә комментарийлар җыя.

«Дуслар, әйе, бокска язылдым бит. Беренче тапкыр үлә яздым, бөтен куллар авыртып, ник килгәнемә үкенеп. Икенче көнгә сөенүемне белсәгез. Шул тиклем рәхәт авырту тәндә... Хәзер бер көн дә калдырасым килми!!! Шәәәп», – дип кәнәгатьләнеп язган Гөлназ.

Әлеге видеоны да комментарийсыз калдырмаганнар. «Гөлназ бар да яхшы молодец, футболка или майка кисәң тагын да әйбәтрәк була. Син бит татар кызы, ачуланма», – дип тәнкыйтьләгәннәр җырчыны.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видер: Инстаграм @asaeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк