ә син матур була беләсеңме?

Салкын көзгә кергәч, бит тиресен карауның дөрес һәм үтемле ысулларын беләсезме, сөйкемле хатын-кызлар? Косметолог-дерматолог Алсу Гиляловадан берничә киңәш ишетәсегез киләме? Менә алар:
Кояшсыз болытлы көннәр җитүгә, косметологларга бит тиресен чистарту, пилингларга язылырга кирәк. Юыну өчен кремнар-мусслар гына чыгарып бетермәгән пычракка пилинг, лазер, механик чистартуның теше үтәчәк.
Көнгә ким дигәндә 1-1,5 литр су эчүне гадәткә кертегез.
Косметолог киңәшенә таянып, нәкъ сезнең бит тиресенә туры килгән тукландыручы крем кулланыгыз.
Анализ ярдәмендә, организмдагы Д витаминын тикшерү зарур. Әгәр күрсәткеч түбән икән, Д витаминын курс белән эчәргә кирәк. Шулай ук омега 3 май кислоталары капсулалары да организм өчен файдага булачак. Матур булыгыз, дип тә өсти Алсу Фнусовна.
Мәкалә һәм фото авторы: Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
8 апрель 2021 - 15:03
-
8 апрель 2021 - 14:23
-
7 апрель 2021 - 16:57
-
7 апрель 2021 - 10:04
-
Останови огонь