Логотип
Хәбәрләр

«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»

21 сентябрь көнне «Ватаным Татарстан» газетасы танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова белән туры эфирда әңгәмә корды. Аралашуның бер өзеген сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез:

21 сентябрь көнне «Ватаным Татарстан» газетасы танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова белән туры эфирда әңгәмә корды. Аралашуның бер өзеген сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез:

-  Илсөя, Хәния апаның җырларын башкарасыз, Хәмдүнә апаныкын да башкарырга теләк юкмы?

-  Репертуарымда Хәмдүнә апаның да җырлары бар, мәсәлән, «Чияле тау», мин аны узган ел да җырладым, быел да җырларга исәп. Миңа аны Хәмдүнә апа үзе исән чагында бирде. Ул минем әниемнең бердәнбер гомер буена җырлап йөргән җыры. Хәмдүнә апfдан берничә ел рәттән сорадым, «Соң балакаем, үзем исән-сау, концертларда җырлап йөргән чагымда син дә җырласаң матур булмас бит инде ул, диде. Аннан соң узган елны Хәмдүнә апа үзе килеп әйтте, «Cин Илсөя, булмаса, җырла әле теге җырны. Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама, алай җырлый белмисең, әниең кебек кенә җырла», диде. Һәм мин аны әнием кебек әкрен генә җырладым, бу миңа Хәмдүнә апаның шундый бүләге булды.

-  Син ничек җырчы булып киттең? Сәхнәгә чыкканчы ук бәлки ромашка булып киенеп лауреат исеме яулагансыңдыр?

Ромашкага ук барып җитмәдем, әлбәттә, ләкин җырладым инде мин, кеше җырларын җырладым. 6 яшемнән агач урындык өстенә басып җырладым. Ләкин мин рәсем ягына киттем, сәнгать мәктәбен тәмамладым. 11 сыйнфтлан соң КГТУга укырга кердем, җырларга исәбем юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк