«Синең белән танышырга хыялланып яши идем»

Илсөя Бәдретдинованың хыялын тормышка ашырган ир-ат кем икән ул дисезме? Таныш Булыгыз ‒ талантлы композитор һәм аранжировкалар остасы Илдус Давлянов.
Хәзер инде ике иҗат кешесенең танышу тарихына да тукталыйк. Илсөя Бәдретдинованы Илдус Давлянов белән Радик Юльякшин (Элвин Грей) таныштырган икән. Әмма таныштырганда әйткән: «Он конкретный чувак! Талантище... Но не каждому улыбается», ‒ менә шулай.
Ләкин Илсөя Бәдретдинова да төшеп калганнардан түгел бит инде. Андый бәхет җырчыга елмайган, һәм шул көннән башлап матур иҗади дуслык та башланган.
Бу дуслыкның нәтиҗәләре дә күзгә күренерлек: «Юри генә», «Син үзеңне бел яме», «Кеше төсле булмады», «Сагыну», «Чияле тау», «Тупса», «Әгәр яңадан тусам», «Нәрсә җитми сиңа, күнел?» җырлары ‒ уртак иҗат җимешләре. Тиздән җырчының концертлар программасына кертеләчәк яңа җыр да шушы ук авторныкы икән.
Ә бүген исә Илсөя Бәдретдинова талантлы аранжировщик Илдус Давляновка тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерә һәм туган көне белән тәбрик итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 17:14
-
16 апрель 2021 - 15:39
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
Останови огонь