Логотип
Хәбәрләр

Синоптиклар казанлыларга бәйрәм көннәрендә эссе һава торышы вәгъдә итә

9-нчы майда Казанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Көчсез җил булачак, юнәлешләре вакыт-вакыт үзгәреп торачак. Һава температурасы пәнҗешәмбегә каршы төндә 12-14 градус җылы бул...

9-нчы майда Казанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Көчсез җил булачак, юнәлешләре вакыт-вакыт үзгәреп торачак. Һава температурасы пәнҗешәмбегә каршы төндә 12-14 градус җылы булачак, көндез - 26-дан 28 градуска кадәр.

Тулаем Татарстан буенча шулай ук болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы 10-нан 15 градуска кадәр, көндез 24-тән 29 градуска кадәр җылы булачак.

10-нчы майда республикада төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчүче җил көтелә, төнлә көчсез, көндез – уртача. Төнлә һава температурасы – 12-дән 17 градуска кадәр, ә көндез 26-тан 30 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк