Логотип
Хәбәрләр

Сак булыгыз! Синоптиклар кисәтә!

Синоптиклар һәм коткаручылар Татарстан һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Бүген көн ахырына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көнбатыш җилнең...

Синоптиклар һәм коткаручылар Татарстан һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Бүген көн ахырына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көнбатыш җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һава торышы начарайган очракта, урамнарда электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында йөрмәскә киңәш итә. Җил көчәйгәндә имгәнүләр булдырмас өчен подъезд яки бинаның подвалына качарга кирәк.

Табигатьтә актив ял итәргә яратучылар үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга тиеш.

Автор: Александра Иванова

Фото: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк