Логотип
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстанның гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында хәбәр чыгарды. Синоптиклар мәгълүматынча, чәршәмбе кич, төнлә һәм 23 майда көндез республикада урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җ...

Татарстанның гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында хәбәр чыгарды. Синоптиклар мәгълүматынча, чәршәмбе кич, төнлә һәм 23 майда көндез республикада урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Гомумән алганда, Татарстанда иртәгә аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә һава температурасы +7 - +12 градус тәшкил итсә, көндез +19, +24 градуска кадәр җылытачак. 

Чыганак: Матбугат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк