Сиринә Зәйнетдинова гаиләсендә авыр кайгы...

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова гаиләсендә авыр кайгы. Көтмәгәндә аның әтисе Фәнис абый үлеп китә, замана чире – ковид дигән диагноз куела. Аңа нибары 64 яшь иде. Сиринәнең 19 ноябрьдә концерты да үтәргә тиеш. Дуслары аңа кайгы уртаклашу сүзләрен юллый. «Сиринә җаным, нинди генә сүзләр язсам да,бу яраны бернидә төзәтә алмас инде. Авыр,бик авыр кайгыңны уртаклашам. Сабырлыклар сезгә, җаным. Әниегезне саклагыз, Урыны Оҗмахта, Рухы шат булсын», - дигән Айгөл Бариева. «Сәхнә” журналы коллективы исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашабыз, Сиринә...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте