Логотип
Хәбәрләр

«Сизелә бит ул, Илсөя апа!»: Илсөя Бәдретдинованың чыгышын тәнкыйтьләделәр

Үткән ялларда «Болгар радиосы» җиденче тапкыр Милли-музыкаль премия тапшыру тантанасын үткәрде. Бу хакта Интертатта мәкалә чыкты. Илсөя Бәдретдинованың чыгышын аңламадым. Ярты җырын авызын ачып кына...

Үткән ялларда «Болгар радиосы» җиденче тапкыр Милли-музыкаль премия тапшыру тантанасын үткәрде. Бу хакта Интертатта мәкалә чыкты.

Илсөя Бәдретдинованың чыгышын аңламадым. Ярты җырын авызын ачып кына җырлады да, бер мәлне үз тавышы белән җырлый башлады. Сизелә бит ул, Илсөя апа! Кеше дә надан түгел.

Бу номерның үзенчәлеге — Илсөя җыр башында бер киемдә иде, җырның ахырында башка киемдә булды. Биючеләре биегән арада Илсөя сәхнә артына кереп башка кием киеп чыкты. Кызык.

Автор: Алинә Айдарова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк