Логотип
Хәбәрләр

«Үскәч, сиңа өйләнәм!»

Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Әбелханова тормыш иптәше белән танышу тарихын инстаграм битендә сөйләде.

Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Әбелханова тормыш иптәше белән танышу тарихын инстаграм битендә сөйләде. Баксаң, алар кечкенәдән үк дустанә мөнәсәбәтләрдә булганнар.

«Безнең, ирем белән, авылыбыз бер. Без күршеләр. Кайтканда да бертигез сөенәбез һәм дулкынланабыз. Мин дә, ул да, авылга җәйгә әбиләргә кайта идек. Ирем миңа: «Үскәч, сиңа өйләнәм!» – дия иде. Кызганычка каршы, сирәк кайтабыз хәзер. Әби-бабайларыбыз юк инде», – дип яза җырчы.

«Димәк, ирегез үзегезне карап үстергән, үземә була дип. Вот молодец», «туган яклар сагындыра шул», «матур истәлекләр язгансыз», – дип яза инстачылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк