Логотип
Хәбәрләр

Скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтова гаиләсендә зур шатлык!

Мондый яңалыклар аеруча күңелне күтәрә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, күп кенә татар концертларында чыгыш ясаучы скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтованың шушы көннәрдә кызы туган. Иркәнең дә, кызының да...

Мондый яңалыклар аеруча күңелне күтәрә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, күп кенә татар концертларында чыгыш ясаучы скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтованың шушы көннәрдә кызы туган.

Иркәнең дә, кызының да хәлләре яхшы. 

Скрипкачы кызыбыз барлык танышларына сәламнәрен әйтеп кала. 

"Ничек безгә күрсәтми генә уздырдың йөклелек чорын? Бәби тапканчыга кадәр концертларда йөрдең бит?" - дип аптырый тамашачылар.

Иркәнең моңа җавабы бар: "Тиешле киемнәрне сайлап кия белдем".

Шунысы гына жәл, моннан соң Иркәнең үзенчәлекле бер шөгыленә вакыты аз калчак. Күпләр, бәлки, белмидер: ул һәвәскәр балыкчы. Ярый, киләчәктә улы һәм кызы белән йөрер әле балыкка. Алла бирса!

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк