Логотип
Хәбәрләр

«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?

Казанның Яшь тамашачы театры җитәкчелеге стационар бинада спектакльләр куелмаса да, үз тамашачысын югалтмавы, Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакльләре, шулай ук бүгенге көндә эшләүче һәм якын арада тормышка ашырылачак проектлары, бинаны төзекләндерү эшләре турында сөйләде.

Бүген Казанның Яшь тамашачы театры үз спектакльләрен 47 мәйданчыкта күрсәтә. Алар арасында: 7 театр, 19 ДК һәм КЦ, 21 мәктәп. Мәктәпләр өчен "ТЮЗ в школе" проекты аеруча кызыклы һәм актуаль булып тора. "ТЮЗ в школе" - мөһим проект. Сыйныфтагы 30-35 укучы белән шундагы мохиттә үзара ышаныч хисе тудыра торган ихлас һәм ачык әңгәмә корыла. Бу - йөрәктән-йөрәккә, балалар белән күзгә-күз эшләнә торган бик мөһим эш. Балаларның башка укучылар белән фикер уртаклашулары һәм безне әлеге проект белән төрле мәктәпләргә кат-кат чакырулары юкка эшләмәвебез хакында сөйли. 

Бинадан бинага йөрүебезнең сәбәбе - бинада капиталь ремонт эшләре алып барылу. Ул Федераль программа ярдәмендә узган елда башланды. Капиталь ремонт, реконструкция һәм реставрация нәтиҗәсендә театрыбызда Кече сәхнә барлыкка киләчәк. Бинаны реконструкцияләү вакытында безнең хезмәткәрләр өчен лаеклы эш урыннары да тудырылыр дип планлаштырабыз. Театр бинасы тулаем диярлек яңартылачак, ремонтланачак, хәтта өстәп төзеләчәк. Шул рәвешле, театрның мәйданы 2000 квадрат метрга арта" диде ТЮЗның директоры Айгөл Горнышева. 

Патриотик рухта куелган "Слушай мои позывные" һәм "Просто жить" спектакльләре аеруча игътибарга лаек

"Просто жить" спектаклен тудырганда СВОда катнашкан ватандашларыбыз белән турыдан-туры элемтәдә булалар. Тулы заллар, яшь тулы күзләр бу спектакльнең мөһимлеген тагын да ассызыклый. Укучыларга спектакльнең башында һәм ахырында карасак, аларның хәтта күз карашлары үзгәргән була. Бу әсәр аларга бик нык тәэсир итә. 

Театрның баш режиссёры Букаев Родион Тимурович якын арада көтеләчәк премьералар хакында кыскача сөйләп узды. "17 нче апрельдә ДК "Полимер"да куелачак премьера "Нина и хлебные карточки" Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. 45 минутлык бу спектакль балаларга сугыш вакыты һәм сугыштан соң булган чор турында бәян итәчәк. Театрда яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур эш башкарыла, шул ук вакытта кечерәк балалар өчен куелырга тиешле спектакльләр турында да онытмыйбыз. Евгений Казанцев тамашачыларга "Василиса Премудрая" әкиятен әзерли. Июнь башында Казан Кремле белән берлектә "Тайны Спасской башни" спектакле аудио-променад, квест форматында тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Ул 6 яшьтән зуррак балалар өчен, шулай ук олырак яшьтәге тамашачыларга да кызыклы булыр дип ышанабыз. 

Яшь тамашачы театры - эшләгән эшенең нәтиҗәсе шунда ук күренми торган оешма. Балалар аудиториясе белән эшләгәндә сабыр булырга кирәк. Чөнки алар үсә һәм каралган спектакльләрнең нәтиҗәсе күпмедер вакыттан соң гына булачак" дип искәртте Родион Тимурович. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021