Логотип
Хәбәрләр

«Сөмбел, ябык әле бераз» (ФОТО)

«Сөмбел, ябык әле бераз» (ФОТО)

Җырчы Сөмбел Билалова Яңа ел тамашасының телевизион вариантын әзерләү чараларында төшкән. Ул инстаграм челтәрендә  съёмкалардагы фотолары белән дә уртаклашты. Сөмбел бу фотоларда үзе дә кар кызы кебек, актан киенгән, ялтыравыклар сипкән, мәрҗәннәргә уралган. Ә менә подписчиклары җырчының артык сыланып торган күлмәген ошатмаган булса кирәк: «10-13 килога ябыксаң, комачау итмәс иде», - дип язган берсе.  Сөмбел дә аптырап тормаган: «13 килога ябыгу бик күп була түгелме соң ул?» - дип шаярткан. Афәрин, Сөмбел, ир башлары белән сылу хатын-кызлардан да гаеп табучыларга исең китмәсен... Уңышлар! P.S. Килешә бит күлмәге???

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк