Логотип
Хәбәрләр

Сөмбел Заһидуллина гафу үтенде

Җырчы Сөмбел Заһидуллина Интертат хәбәрчесенә интервью бирде.

«Татарстан гына түгел, бөтен ил буенча таралган видео. Ул видеоны мин кызган чагымда төшердем. Гафу үтенәм! Әти белән мөнәсәбәтләребез яхшыланып китте. Начар да булмады.

Мин үзем кызу канлы. Һәм монда беркемнең дә гаебе юк. Кемдә аңлашылмаучанлыклар, кычкырышлар булмый икән? Булса да, кеше аны сөйләми, видеолар төшерми икән. Ә менә мин ялгыштым һәм моңа үкенәм. Бу адымым минем өчен бик зур сабак булды!» – дип сөйләгән җырчы Сөмбел Заһидуллина Интертат хәбәрчесенә.

Тулы мәгълүматны Интертат сайтыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк