Логотип
Хәбәрләр

СӘНГАТЬТӘ ДӘ БАШНЫ ЭШЛӘТЕРГӘ КИРӘК!

Мин гомерләрен, үзләрен татар сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаган шәхесләр тәрбиясендә үстем. Әти-әниемнең халкыбызга булган ихтирам-хөрмәте минем канга да сеңгән.

Яңалыкларны бар кеше дә кабул итеп бетерә алмый, һәм бу – табигый хәл. Казан шәһәр филармониясенең сәнгать җитәкчесе, «Казан» бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова әнә шулай ди. Аның белән без үзгәрешләрнең әһәмияте, филармониянең үзенчәлекле һәм бай программасы, һөнәр буларак сәнгать һәм башкалар турында сөйләштек.

«Музыкаль театр турында хыялланам»

– Шәһәр филармониясендә әле эшли генә башлаган чагыгыз исегездәме?

– Минем иҗат юлым Камал театрында башланды. Ләкин актёрдан бигрәк, гел биюче буласым килә иде. Шуңа да, Казан шәһәре филармониясе оешуга, монда солистка булып эшли башладым. Ул чакта бердәнбер биюче идем мин. Шунда без ансамбль оештыру турында уйлана башладык. Бу идея белән «янып», ансамбльнең үз юнәлешен булдырып, аны бөтен дөньяга таныту теләге белән чын мәгънәсендә рухланып, канатланып йөрдем мин. Моның өчен күп еллар дәвамында шактый зур көч түгәргә туры килде. Ләкин бу тырышлык юкка китмәде, безнең ул чактагы уй-ниятләребез уңышлы булып чыкты дип уйлыйм.

Филармония милли-мәдәният үзәгеннән аерылып чыккач, монда күп еллар эшләгән кеше буларак, мин филармониянең сәнгать җитәкчесе булырга ризалаштым. Мондагы эшчәнлеккә, җырчыларга карата күзаллауларым электән үк бар иде. Шуларны тормышка ашырып, төрле үзенчәлекле проектларга алынып, спектакльләр куеп бүген үз юлыбызны сызабыз. Хәзер мин музыкаль театр оештыру турында хыялланам.

– Шушы вакыт дәверендә шәһәр филармониясе ни дәрәҗәдә үсте? Ничек үзгәрде?

–  Филармония эшли башлаганнан бирле аның үз базасы булды, һәм шушы еллар дәверендә ул ныклы тамыр җәя алган оешмага әверелде. Монда бит атаклы җырчылар эшләде һәм эшли, данлыклы «Казан нуры» оркестры, «Казан» бию ансамбле дә филармония составында. Резедә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Фәридә-Алсу дуэты, Рөстәм Асаев – күп еллар дәвамында филармониядә эшләүче артистларыбызның исемнәре генә дә ни тора бит! Ә инде аларның казанышлары – безнең дә казаныш.

Бүген мин аның үсешен спектакль, бигрәк тә музыкаль спектакль кебек формалар куллануда күрәм. Тамашаларны күбрәк шоу форматында оештырырга тырышам. Яңа себерке яңача себерә, дигән безнең халык. Миңа калса, без зур үзгәреш, үзенә күрә бер тетрәнү этабын үттек, инде хәзер тулы көчкә эшли башладык. Билгеле, башта яңалыкларны бөтен кеше дә кабул итә алмагандыр. Бу – табигый нәрсә. Ләкин иң мөһиме – артистларга юнәлеш бирү, аларны сәнгать белән кызыксындыру. Үзгәрешләрнең үсеш өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаган кеше сиңа иярә. Әйтик, гомере буе җырчы булып йөргән артистка спектакльдә уйнарга кушалар. Монда аңа җырларга да, биергә дә, уйнарга да туры килә. Ул үзен бөтенләй яңа яктан ача. Бу үсеш түгелмени? Безнең артистлар моны аңлады, хәзер алар һәр проектка зур кызыксыну белән алына, яңалыкларны хуплый. Ә инде ихластан башкарылган эшне тамашачы да җылы кабул итә.

 

«Берәүгә дә иярмичә, үз юлыбыз белән барачакбыз»

– Күпләр шәһәр филармониясе турында белеп бетерми кебек. Сез Татар дәүләт филармониясеннән кайсы якларыгыз белән аерыласыз?

– Моны тамашачы бәяләргә тиеш дип уйлыйм. Безнең бит Дәүләт филармониясеннән аерылып торырга яки аңа охшарга кирәк, дигән максатыбыз юк. Гомумән, мин шәһәр филармониясен һәм дәүләт филармониясен чагыштырмас идем. Аларның икесенең дә – үз юлы, үз тамашачысы.

Ә инде үзенчәлекләргә килгәндә, алар, беренче чиратта, эчтәлек белән бәйле. Мин үзебезне милли филармония дип атар идем. Безнең иҗат коллективыбызда татар җырчылары, халык уен коралларында уйнаучы оркестр бар. Программаларыбыз да халыкка якын. Тагын бер үзенчәлегебез һәм, чын мәгънәсендә, горурлыгыбыз – «Казан» бию ансамбле һәм аның балалар студиясе, «Казан нуры» оркестры. Барлык программаларыбызда диярлек балалар катнаша. Аннан, бездәге җырчыларның төрлелеген әйтеп узмыйча булдыра алмыйм. Алар барысы да консерваторияне тәмамлаган. Тавышларга килгәндә, бездә иң түбән диапозондагы бастан алып иң югары саналган сопранога кадәр бар. Классик, халык, эстрада җырчылары, менә дигән итеп урыс программасын җырлаучылар – филармониянең байлыгы. Киләчәктә дә без берәүне дә кабатламыйча, беркем артыннан иярмичә үз юлыбыз белән баруны дәвам итәчәкбез.

– Филармониянең быелга планнары турында да сөйләсәгез иде.

– Һәрвакыттагыча, планнар зурдан. Хәзерге вакытта ике балалар әкияте әзерлибез. Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әсәрен сәхнәләштерергә ниятлибез. Ярдәмгә данлыклы Мырау батыр – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинны чакырдык. Яңа елда үзенчәлекле «Аладдин. Новогодняя love story» әкиятен куячакбыз. Бу спектакльләрдә безнең атаклы җырчыларыбыз – Резеда Шәрәфиева, Фәридә-Алсу, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова – барысы да катнашачак.

Моннан тыш, без ике ел элек «Зәңгәр шәл»гә алынган идек. Аны җиренә җиткереп, ике пәрдәле мюзикл итеп чыгарырга ниятлибез. Абыстайлар ролен башкарган Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә-Алсу дуэты искиткеч, бик кызыклы образлар тудырды. «Зәңгәр шәл»не премьера буларак Камал театрында күрсәтергә җыенабыз.

Гомумән, тик утырган юк. Озакламый Пермь, Әстерхан, Башкортстан буйлап гастрольләр башлана. Абонемент программасы белән дә эшләвебезне дәвам итәбез, аны киләсе елдан кертергә уйлыйбыз. «У рояля» дигән классик концертлар сериясе дә дәвам итә. Шулай ук быел Рөстәм Асаев, Ясмин, Сиринә Зәйнетдинованың сольный концертлары да була.

Шуларга өстәп, яңа проект тәкъдим итәргә әзерләнәбез. Яшь иҗатчылардан тора торган вокаль-инструменталь коллектив булдырырга телибез. Җырчы, биюче, уен коралларында уйнаучы яшьләребезне чакырабыз, кастинглар уздырабыз. Кыскасы, эшебез бик күп, көчебез генә җитсен.

 

«Без яшәгән заманда сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә бер дә җиңел түгел»

– Сез бит әле – чирек гасырлык тарихы булган «Казан» бию ансамбленең җитәкчесе дә. Ансамбльнең шушы иҗат дәверенә нинди бәя бирәсез?

– «Казан» бию ансамбле шушы еллардагы иҗат дәверен уңышлы дип бәяләр идем. Аллага шөкер, безнең үз тамашачыбыз бар, безнең белән кызыксыналар, безне яраталар. Димәк, без дөрес юнәлештә. Ансамбль һәрвакыт эзләнүдә булды. Без әледән-әле яңа формаларга мөрәҗәгать итәргә тырышабыз. Әйтик, дөнья халыклары биюләрен тәкъдим итәбез. Ул бит – үзенчәлекле, тирән сәнгать. Һәм, әлбәттә, ансамбльнең зур байлыгы – татар сәнгатен чагылдыра торган программабыз. Без бит Татарстанның үзәгендә – Казанда иҗат итәбез. Халык сәнгате дә – йөрәгебездә. Мин гомерләрен, үзләрен татар сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаган шәхесләр тәрбиясендә үстем. Әти-әниемнең халкыбызга булган ихтирам-хөрмәте минем канга да сеңгән. Шуңа да татар халкына, тарихыбызга багышланган программаларны җентекләп, төпле итеп эшләргә тырышам. Чын мәгънәсендә горурланып сөйләрлек тарихыбыз булганда, бигрәк тә!

Ансамбльнең 25 еллык юбилеена «Голливуд» дип атала торган яңа программа тәкъдим иттек. Бу – безнең өчен бөтенләй яңа формат. Бөтен дөнья таныган, һәркемгә таныш булган Америка сәнгатенә багышлана ул. Әйткәнемчә, без төрле формаларга мөрәҗәгать итәргә тырышабыз. Ансамбль төрле яшьтәге тамашачы өчен эшли. «Голливуд» яшьләргә якынрак булыр дип уйлыйм.

Яшерен-батырын түгел, кайбер әти-әниләр балаларының иҗат юлын сайлавын аңлап һәм өнәп бетерми, җитди кабул итми. Сезгә моның белән очрашырга туры килдеме? Һәм, үзегез дә әни буларак, андый әти-әниләргә ни дияр идегез?

– Кеше үзе яраткан өлкәдә, күңеле яткан эштә генә зур уңышларга ирешә ала. Шуңа да баланың теләгенә каршы килү бик дөрес булмас. Ләкин бер мөһим нәрсә бар: баланың дөньяны танып белү сәләтен һәрдаим үстерергә кирәк. Җырлап та карасын ул, биесен дә. Аннары күңеле кая ята, шунда китәчәк ул. Һәрхәлдә, мине шулай үстерделәр. Балачагым шактый катлаулы елларда – совет чорында узса да, әти-әнием нәрсә телим, шуның белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде. Үз баламны да шулай тәрбияләргә телим. Талантлы флорист буламы ул, шәп пешекчеме – мөһим түгел. Яраткан эше генә булсын.

Җитди кабул итмәү, дигәннән. Без яшәгән заманда сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә бер дә җиңел түгел. Гомумән, тормыш үзгәрде, сәнгать өлкәсе дә катлауланды. Профессионал булырга теләгән артист, нәкъ спортчы кебек үк, үзен кызганмыйча шөгыльләнергә тиеш. Шуңа да сәнгать әһелләрен башка һөнәрләрдән ким кую – бер дә дөрес түгел.

Шулай да, иҗат өлкәсендә эшләргә теләүчеләргә өстәмә белем алырга киңәш итәр идем. Ниндидер база булырга тиеш. Әйтик, минем юридик белемем бар. Ул миңа җитәкчелек эшләрендә ярдәм итә. Сәнгатьтә дә башны эшләтергә кирәк, сәнгать тә бертуктаусыз белем туплауны, шәхес буларак үсүне таләп итә. Мин беркайчан да, менә мин чыгып җырладым, миңа шул җиткән, диюче артистларны аңламадым һәм аңламаячакмын. Синең эчке дөньяң ярлы икән, көннәрдән беркөнне син кая барырга, ничек үсәргә белмәячәксең.

– Татар халкына нәрсә дип әйтер идегез?

– Үзебезнең искиткеч бай сәнгатебезне онытмасак иде. Татар халкы үз вакытында зур, бөек дәүләт булып яшәгән, бездә тирән байлык бар, аны сәхнәгә чыгармый калу һәм шул рәвешле тамашачы күңелендә саклау мөмкин түгел.

 

Автор - Лилия Гыймазова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк