Логотип
Хәбәрләр

София Гобәйдуллинаны АКШ киноакадемиклары сафына кушылырга чакырганнар

Композитор София Гобәйдуллинаны АКШ киноакадемиклары сафына кушылырга чакырганнар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Бүгенге көндә Германиядә яшәүче София Гобәйдуллинаны Америка киноакадемиясе «Ве...

Композитор София Гобәйдуллинаны АКШ киноакадемиклары сафына кушылырга чакырганнар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Бүгенге көндә Германиядә яшәүче София Гобәйдуллинаны Америка киноакадемиясе «Вертикаль» һәм «Мария – королева Шотландии» картиналарына көй язган өчен үз рәтләренә кабул итәргә карар кылган.

Шулай ук Россия кинооператоры Михаил Кричман, монтажер Анна Масс һәм сценарийлар авторы Олег Негинга да чакыру килгән.

Дәрәҗәле «Оскар» премиясен тапшыра торган Америка киноакадемиясе 59 илдән барлыгы 928 кино эшлеклесен үз сафларына кушылырга чакырган.

Узган ел София Гобәйдуллина Германия музыкаль авторлары премияcенә лаек булган иде. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк