Логотип
Хәбәрләр

Солдатка рәхмәт әйтегез әле!?..

«СОЛДАТКА РӘХМӘТ ӘЙТЕГЕЗ ӘЛЕ!?... Рамазан ае якынлаша. Бу ай белән бәйле бер вакыйга гел истә. 2006-нчы елда «Татарстан» радиосында эшләп йөргән чагым. Әниләр, һәр елдагыча, авылда ифтар ашы үткәрә. «...

«СОЛДАТКА РӘХМӘТ ӘЙТЕГЕЗ ӘЛЕ!?... Рамазан ае якынлаша. Бу ай белән бәйле бер вакыйга гел истә. 2006-нчы елда «Татарстан» радиосында эшләп йөргән чагым. Әниләр, һәр елдагыча, авылда ифтар ашы үткәрә. «Кызым, җаең булса, булышырга кайтырсың инде» - дип шалтыратты әнием. Кайтам, әлбәттә!!! Алдан хәстәрен күреп, әнигә эш әзрәк булсын дип кичләрен токмачлар кисеп, күчтәнәчләр алып куйдым. Кайтасы көнне радиога эшкә зур багажым белән барып, төштән соң туры вокзалга юл тоттым. Автобус әкрен барганмы, эшем күп булып, үзем соң чыкканмынмы, хәтерләмим, әмма мин вокзалга килеп кергәндә электричка кузгалырга 4 минут вакыт калган иде! Кассага җыелган халыкка рәхмәт, «Мою электричку уже объявляют, дайте пройти!» диюгә, таралып, чиратсыз билет алырга үткәрделәр. Мин кассирга акча, ул миңа билет сузганчы 2 минут узган!!! Тыңкыш борынлы ханым микрофоннан: «Электричка *Казань-Агрыз* отправляется с 4-го пути» дип игълан итте... Чыгып чаптым платформаларга... 4-нче юл ераааак! Электричка әле кузгалмаган, димәк өмет бар! Рельсылар буйлап шул юлга таба чаба башладым. Кышкы тун, бүрек, зур багаж - барысы да авыр, үзем чабам, үзем өлгерсәм ярар иде дип уйлыйм. Каршымда багана кебек бер солдат егет пәйда булды, иркенләп кенә тәмәке көйрәтеп тора бу. Мин, чабып барышлый гына: «Держи сумку и беги за мной, я опаздываю!» дидем дә, багажны тоттырып, кузгалырга торучы электричкага каршы рельсылардан йөгерә башладым. Машинист миңа «матур» ишарәләр ясый, юлдан кит дип кул болгый, ә мин «кузгалма!» дип кул изим, үзем чабам. Электричка каршына килеп җитеп, рельсылардан платформага мендем, машинист бер бармагын күрсәтте, бер генә вагонның ишеге ачык, башкаларын яптым диюе булган икән. Дүртенче вагонның ике баскычын атлавым булды, теге солдат багажымны эчкә атарга гына өлгерде (ул да чапкан бит, рәхмәт төшкере!), ишекләр ябылып, электричка кузгалып та китте. Бүрегемне салуга, салкын вагонда юеш чәчләремнән пар күтәрелде... Кеше бик күп булганлыктан 4 сәгать басып кайтырга туры килсә дә мин бәхетле идем, чөнки ул көнне Әгерҗегә кайтучы бердәнбер электричкага җитештем. Димәк, мин әти-әниемә ифтар ашын үткәрергә булышачакмын, димәк, ашка дип киселгән токмачларым тәмле шулпада кайнап пешәчәк, күчтәнәчләрем өстәлгә куелачак... Өлгердем бииит! Тик теге солдатка гына рәхмәт әйтергә җитешмәдем. Әгәр ул очраклы гына рәвештә үзе укыса, яки берәрегезгә бу вакыйганы сөйләгән булса, рәхмәтемне җиткерегез әле?» - дип яза Ландыш Хөсаенова. 

Бәлки, ифтар ашы үткәрергә үз өлешен керткән солдат әлеге язманы укыр. СОЛДАТ!!! Ландышның рәхмәтләрен кабул итеп алыгыз, зинһар. Сез бик саваплы эш эшләгәнсез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Искәртеп үтәбез, бүген Бәраәт кичәсе. Бәраәт кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала. Яхшылык кылырга беркайчан да соң түгел! Изгелек эшләгез, дуслар!

Фото: @landyshkhusaenova

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк