Логотип
Хәбәрләр

«Созвездие»-«Йолдызлык» фестивале Мамадыш төбәгеннән финалга чыгучыларны билгеләде

Фестивальнең Сайлап алу туры Мамадышта ике көн дәвам итте һәм 1200дән артык бала чыгыш ясады. Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан җыелган балалар «Созвездие-Йолдызлык» республика фе...

Фестивальнең Сайлап алу туры Мамадышта ике көн дәвам итте һәм 1200дән артык бала чыгыш ясады.

Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан җыелган балалар «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивале финалына үтү өчен көч сынашты. Фестивальнең Мамадыш зональ турының гала-концертына матбугат вәкилләре өчен оештырылган пресс-турга «Татар-информ» хәбәрчеләре дә катнашты.

Фестивальнең Сайлап алу туры Мамадышта ике көн дәвам итте һәм 1200дән артык бала чыгыш ясады. Фестиваль өчен махсус әзерләнгән 342 номер күрсәтелде. Фестивальнең зональ туры Мамадыш район мәдәният йортында гала-концерт белән төгәлләнде.

«Бу фестиваль рескубликаның иң массакүләм һәм уникаль проекты. Без балаларыбыз өчен күп меңнәргә төшереп костюмнар әзерлибез. Балаларыбыз фестивальгә әзерләнгән номерларын ел дәвамында төрле район чараларында күрсәтеп безне сөендерәләр», - диде концерт башланыр алдыннан Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

«Татарстан Президенты ярдәме белән үтүче фестивальнең бүген Мамадыш җирлегендә үтүе юкка түгел. Бу район фестивальнең бөтен юнәлешләре буенча алдынгы урыннарны алып тора. Район җитәкчелеге эшнең кирәклеген аңлап, зур чыгымнар тота. Бу балалар дөньяның теләсә кайсы почмагында чыгыш ясарлык тәҗрибә ала», - диде ТР Президентының мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

«Бу фестиваль республика һәм район җитәкчелегенең балаларны ярату үрнәге. Җирнең башка бер генә почмагы да мондый фестиваль белән мактана алмый», - диде фестивальнең баш прдюсеры Дмитрий Туманов.

Концерт алдыннан жюри әгъзалары педагоглар белән осталык дәресләре үткәрделәр. 

Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк