Логотип
Хәбәрләр

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 10 җиңүчесе ГИТИСка укырга керәчәк

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең 10 җиңүчесе ГИТИСка укырга керәчәк. Иң дәрәҗәле югары уку йортына керергә теләүче Татарстан студентла...

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең 10 җиңүчесе ГИТИСка укырга керәчәк. Иң дәрәҗәле югары уку йортына керергә теләүче Татарстан студентларын Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов сайлап алачак.

“Татарстан – Россиянең бердәнбер ГИТИСта белем алган студентлары өчен түләүче регионы. Башка төбәктән килгән ата-аналарга, балалары әлеге уку йортына белем алырга керсен өчен, 200-300 мең түләргә туры килә. Кайсыбер гаиләләр, мәсәлән, Владивостоктан булсалар, гомумән 400 мең түлиләр. Безнекеләр финал турына гына киләләр. Быел ГИТИСның эстрада сәнгате читтән торып уку бүлегенә студентларны кафедра мөдире Михаил Борисов үзе кабул итәчәк. Көндезге бүлеккә – «Юнона и Авось» рок-операсының атаклы төп хатын-кыз ролен башкаручы Ирина Шанина. Алты бала язмышы өчен тыныч булырга мөмкин, дип уйлыйм. Без Байлар Сабасыннан Зилия Вафина өчен бик борчылабыз. Ул Щукинское училищесына укырга керәчәк”, - дип сөйләде фестивальнең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Дмитрий Туманов сүзләренчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең жюри составында ГИТИСның 8 профессоры катнаша, шул сәбәпле фестивальдә бернинди дә ришвәтчелек очраклары булуы мөмкин түгел.

  • 2018 елда “Созвездие-Йолдызлык” фестивале 18 тапкыр үтте. Шушы еллар эчендә Россиянең иң дәрәҗәле югары уку йортын фестивальнең 22 җиңүчесе тәмамлаган. Татарстан Республикасыннан 26 студент бүгенге көндә ГИТИСта белем ала.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк