Логотип
Хәбәрләр

Спорт белән шөгыльләнер алдыннан баланы кардиологка күрсәтергә кирәк

Идел буе федераль округының штаттан тыш баш балалар кардиологы, Россия балалар кардиологлары ассоциациясе генераль директоры Динара Садыйкова фикеренчә, бала спорт белән шөгыльләнә башлаганчы, аны кар...

Идел буе федераль округының штаттан тыш баш балалар кардиологы, Россия балалар кардиологлары ассоциациясе генераль директоры Динара Садыйкова фикеренчә, бала спорт белән шөгыльләнә башлаганчы, аны кардиолог та тикшерергә тиеш. Бу фикерен ул «Корстон» комплексында «Кардиологиядә генетика» конференциясендә әйтте.

«Баланы спорт секциясенә бирер алдыннан, педиатрдан гына белешмә таләп ителә. Кардиолог тикшерүе закон тарафыннан каралмаган. Без кардиологтан да белешмә булырга тиештер дибез»,  ди Динара Садыйкова.

Аның әйтүенчә, әгәр бала спорт мәктәбенә кереп, тренировкалар ешлыгы атнасына өч тапкыр икешәр сәгатьтән дә ким булмаса, кардиологтан консультация булу зарур. Бала авыртулар бар дип зарланмаса да, кардиолог белән киңәш кирәк.

«Балага электрокардиография һәм эхокардиография кебек иң гади тикшерүләр үткәрү һәм кардиологка күренү җитә. Болай эшләү ата-аналар баласы өчен тыныч булсын өчен дә кирәк. Югары казанышлар спортына килеп тә, күпмедер вакыттан соң баланың йөрәк чире ачыкланган очраклар бар»,  ди Динара Садыйкова.

Табиб сүзләренчә, мондый фактлар ата-аналарда борчу тудыра. «Бу проблеманы күтәрәбез, ләкин әле барыбер кардиолог консультациясе керми»,  ди ул. Табиб су спорты төрләре, авыр атлетика, триатлон, волейбол кебек хәрәкәт күп булган спорт төрләре өчен кардиологга күренү бигрәк тә кирәк булуын әйтте.

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк