Спорт министры урынбасары көрәш спорт төре хатын-кызларга килешми дип саный

Спорт министры урынбасары көрәш спорт төре хатын-кызларга килешми дип саный. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм, диде спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.
“Хатын-кызлар нәфис гимнастика, фигуралы шуу, йөзү, волейбол – җиңел уеннар белән шөгыльләнергә тиеш. Кызларга мин инде министрлыкта спортка җавап бирә торган шәхес буларак болай дип әйтергә тиеш тә түгел, ләкин мин үзем инде бүген хатын-кызларның бокс ярышларында катнашуларын, бокс белән, авыр атлетика белән шөгыльләнүләрен өнәп бетермим. Ул спорт төрләре хатын-кызларга авыррак, килешеп бетмидер дип әйтәм. Миңа, бу өлкәдә җавап бирүче шәхес буларак, алай әйтергә ярамый. Әмма мин әти буларак, ир-егет буларак шундый фикердә. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте