Логотип
Хәбәрләр

СССРның Халык артисткасы вафат

Кызганыч, бүген 91 яшендә булган СССРның халык артисткасы Элина Быстрицкая вафат булган, дигән хәбәр килде. Соңгы арада актрисаның сәламәтлеге начар булган. Киев шәһәрендә туып-үскән Элина 1953 елда...

Кызганыч, бүген 91 яшендә булган СССРның халык артисткасы Элина Быстрицкая вафат булган, дигән хәбәр килде. Соңгы арада актрисаның сәламәтлеге начар булган.

Киев шәһәрендә туып-үскән Элина 1953 елда Карпенко-Карой исемедәге театр сәнгате Институтын тәмамлый. Аннан соң Вильнусның рус драма театрында һәм Пушкин исемендәге Мәскәү драмтеатрында эшли.

Малый театр труппасына 1958 елда килеп эләгә. «Веер леди Уиндермир», «Волки и овцы», «Бешеные деньги», «Горе от ума» һ.б. спектакльләрдә уйный.

Сергей Герасимовның «Тихом Дон» киносында Аксинья ролен башкарып, бөтен дөньяга таныла.

Әлегә актрисаны кайсы көнне һәм кайда җирләүләре хакында әлегә хәбәр ителми.

Элина Быстрицкаяның гаилә әгъзаләре һәм дусларының зур кайсын уртаклашабыз.

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк