Логотип
Хәбәрләр

«Страна дураков!» - Зөлфәт Зиннуров кемгә ачулы

Популяр артист Зөлфәт Зиннуров үзенең Инстаграм тасмасында янәдән зур проблеманы калкытты. Биектау районы Күлле авылында урнашкан урманда йорт салу өчен җир бүлеп биргән кешеләргә шакката артист. Бу у...

Популяр артист Зөлфәт Зиннуров үзенең Инстаграм тасмасында янәдән зур проблеманы калкытты. Биектау районы Күлле авылында урнашкан урманда йорт салу өчен җир бүлеп биргән кешеләргә шакката артист. Бу урманлык буйлап эте Батыр белән йөрергә яратучы Зөлфәт Зиннуров йорт нигезе салынган урынны видеога төшергән. «Безнең илдә генә шулай була аладыр инде ул! Болай булган моннан соң тегендә дә бүленәчәк инде», - ди артист.

Зөлфәт Зиннуровны урманны кисеп йорт салдыру мәсьәләсе борчый. «Сездә дә шулаймы ул?» - дип гаҗәпсенә артист. Кайчандыр агачлар үсеп утырган урынга йортлар төзелергә тиеш тә түгел иде, дип уйлаган артист «Страна дураков!» - дип үзенең канәгатьсезлеген җиткерә.

Ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз, дуслар?

Автор:А.Галимова

Фото: Инстаграм @zulfat_zinnurov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк