Суд карары: Илһам Шакировның фатирын кемгә бирәләр
Илһам Шакиров фатиры тирәсендәге низагта аның Кыяметдин абыйсы балаларының катнашы юк дип белдерә озак еллар җырчының булышчысы булган Илһам Хаҗиев. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 2 сентябрьдә...
Илһам Шакиров фатиры тирәсендәге низагта аның Кыяметдин абыйсы балаларының катнашы юк дип белдерә озак еллар җырчының булышчысы булган Илһам Хаҗиев. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 2 сентябрьдә булган суд карарын шәрехләп әйтте.
2 сентябрьдә Татарстан Югары суды бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны караган Илһам Хаҗиев арасындагы фатир белән бәйле эшне карап, Вахитов суды чыгарган карарны үзгәрешсез калдырды. Шулай итеп, суд карары буенча Илһам Шакиров яшәгән фатир Илһам Хаҗиевта кала. Туганнары дигәндә сүз Илһам Шакировның бертуган апасы һәм аның улы турында бара.
«Суд юллары бик авыр булды. Сәламәтлеккә дә зыян килде. Алай булыр дип һич уйламаган идем. Туганнары тарафыннан бик авыр сүзләр ишетергә туры килде. Суд гадел карар чыгарды. Илһам абыйның рухы шат булгандыр. Алга таба да биредә аның рухы сакланачак», – ди Илһам Хаҗиев.
Тулырак: Татар-информ
Фото: Илһам Шакиров архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк