«Сугыш башлана бугай» - Ни өчен Илсөя Бәдретдинованы радиога кертмәгәннәр

Соңгы вакытта татар эстрадасы тирәсендә булган шау-шу бер генә артистны да битараф итмәде. Эстрада вәкилләрен һәм тамашачыларны шартлы рәвештә ике «лагерь»гә бүленде дисәк тә ялгыш булмас. Бер төркем тамашачылар Иркәнең ни сәбәпле бу мәсьәләгә катнашы булганын аңламый, икенчеләре үзен «корбан» итеп чыгарган Ландыш Нигъмәтҗанованы яклый.

Илсөя Бәдретдинова да яклаучылар санында. Артистның шәхси аккаунтына Ландышка каршы бик күп хатлар килү сәбәпле, ул да бу мәсьәләгә үз карашын белдерде. Барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, компаниянең "гаделсез" гамәлләре Илсөягә дә кагылган. 200 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан шәһәрдән радиотапшыруда катнашам, дип Казанга кайткан җырчы үзенең ни сәбәпле радиога кертелмәвен сөйләде.

Бу вакыйгаларны төрле социаль челтәрләрдә күзәтеп торучы тамашачылар исә бу хәлләргә бик борчыла. «Сугыш башлана бугай», Хөрмәтле җырчылар, сүзегезне әйткәнче уйлагыз. Кайбер интервьюны тыңласан, җырлаганыгызны да тыңлыйсы килми», һ.б. фикерләр яңгырый.

Видеоны карагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
893
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы