Логотип
Хәбәрләр

Сургут татарлары активисты вафат

Кичә, 24 гыйнвар көнне Сургут татарлары активисты Мәлик Гәрәев вафат булган. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. Мәлик Гәрәев җирле татарлар арасында гына түгел, ә өлкәдә д...

Кичә, 24 гыйнвар көнне Сургут татарлары активисты Мәлик Гәрәев вафат булган. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. Мәлик Гәрәев җирле татарлар арасында гына түгел, ә өлкәдә дә танылган шәхес булган. Аны күпләр Юградагы «Крепость» этноспорт һәм көрәш клубы җитәкчесе, «Югра» Этноспорт федерациясе вице-президенты, күп спорт ярышларын оештыручы буларак та белгән. «Сургутинформ» хәбәр итүенчә, Мәлик Гәрәевнең гәүдәсен «Крепость» клубы спорт залында тапканнар. Аның үлеме сәбәпләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә. Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 26 гыйнвар көнне мәчеттә булачак. 33 яшьлек милләттәшебезнең гаиләсе һәм кечкенә улы барлыгы мәгълүм.  
 

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк