Логотип
Хәбәрләр

Светлана Лобода операция кичергән

Сишәмбе көнне кич белән узган ел бик зур популярлык яулаган «Твои глаза» җыры башкаручысы Светлана Лобода репетициия вакытында аңың югалтып егыла. Аны ашыгыч ярдәм машинасында алып китеп хастаханәгә у...

Сишәмбе көнне кич белән узган ел бик зур популярлык яулаган «Твои глаза» җыры башкаручысы Светлана Лобода репетициия вакытында аңың югалтып егыла. Аны ашыгыч ярдәм машинасында алып китеп хастаханәгә урнаштыралар. Җырчы үзенең Instagram битендә булган күңелсез хәл турында яза.

Светлана бөереннән таш алу буенча операция кичергән.

«Авырлык һәрвакыт кинәт килә һәм бар әйберне әйләндерә. Кечкенә генә таш аркасында авыр операция кичерергә туры килде. Табиблар карарны кабул итер өчен миңа өч минут бирде. Минем башка чарам юк иде... Кичә табиблар миңа операция ясады. Әкренләп аңыма киләм, хәл җыям. Чынбарлыкка ышану әлегә авыррак. Әмма мин – фаталист, димәк барысы да шулай булырга тиеш булган», ‒ дип, хәлен аңлата Лобода.

Шулай ук Светлана Лобода концерт көннәре күчерелүе хакында хәбәр итә.

Автор: Эльвира Сабирова.

Фото: Инстагам @lobodaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк