Логотип
Хәбәрләр

Сәяр Хәбибуллинга - 91!

Хәзер ул Мәскәүдә яши

Композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинга 91 яшь тулды.

Музыкантка Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән истәлекле билге тапшырылды. Дәүләт бүләген Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин бирде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Хәбибуллин илледән артык шигырьгә көй язган шәхес. Бу җырларны Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов кебек җырчылар башкарды.

Илһам Шакиров башкаруында танылган «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры Сәйяр Хәбибуллинның визит карточкасына әйләнде. Җыр нәкъ менә шушы артист башкаруында автор теләгәнчә яңгыраган.

Хәбибулин бу романтик җырын хатыны Сания ханымга багышлаган, ул аның белән 64 ел бергә гомер кичерә. «Минем бөтен тормышым — музыкада», — дип аңлата үзенең тормыш юлын композитор.Бу хакта татар информ яза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк