Логотип
Хәбәрләр

"СӘЙЯР фестивале финалга җитте!

Быел барлыгы 246 гариза кабул ителгән

Тинчурин театрында «Сәйяр» фестиваленең финалы узачак

Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә. Быел барлыгы 246 гариза кабул ителгән. 
 
Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнаша. Аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче экспертлар бәяли. 
 
Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бу эштә шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары редакцияләре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте актив катнаша. Фестиваль 2016 елдан «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Фестивальнең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 5 декабрь, 11:00 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. 
 
К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк