Сызрань татарларының «Ихтыяр көче» оешмасына дүрт ел булды

«Ихтыяр көче» оешмасы актив яшьләрне берләштерә.

Бу хакта Сызрань шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәсми сайты хәбәр итә.

Сызрань шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Ринат Шәрәфетдинов бу оешманың эшчәнлеген югары бәяләгән.

«Ихтыяр көче» оешмасы актив яшьләрне берләштерә. «Алар үз командасына яңа фикердәшләр кабул итәргә, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм ярдәм кулы сузарга әзер", - дигән ул.

«Дүрт ел, бер яктан караганда, әле сабыйлар яше генә, әмма икенче яктан – ул яхшы, ныклы старт! Дүрт ел эчендә шактый эш башкарылган, төрле проектлар гамәлгә ашырылган, презентацияләр, акцияләр үткәрелгән», - дип сөйләгән автономия рәисе. 

Фото: tatsyz.ru

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
245
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы