Логотип
Хәбәрләр

Сүзендә тора Салават! (ВИДЕО)

Салават Фәтхетдинов яшьләргә мөрәҗәгать итеп, бу гамәлне дәвам итәргә чакырды.

Танылган җырчы Салават Фәтхетдинов бакыйлыкка күчкән сәнгать әһелләре рухына дога кылып. искә алу чарасы үткәрде. «Алар яшәмәгән гомерне безгә яшәргә, алар эшләп өлгермәгән эшләрне безгә эшләргә насыйп булсын», - диде Салават. «Салават абый, әле дә сез бар. Ходаем сезгә моның өчен саулык бирсен. Дәрәҗәләрегез артсын. Бик хөрмәт итәбез. Ләйсән апа бн пар канат булып исән-сау яшәгез», - диелгән комментарийлар шактый.  Мансур хәзрәт Җәләлетдин Коръән укыганнан соң,  кунаклар мәшһүр шәхесләрне искә алды. Салават Фәтхетдинов яшьләргә мөрәҗәгать итеп, бу гамәлне дәвам итәргә чакырды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк