Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасы ремонтына 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасында ремонт эшләре бара. Билгеле булганча, Театр елы уңаеннан, бинаны төзекләндерү өчен 100 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде....

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасында ремонт эшләре бара. Билгеле булганча, Театр елы уңаеннан, бинаны төзекләндерү өчен 100 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Ремонт агымдагы елның көзенә төгәлләнергә тиеш. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Каманың, ниһаять, бөтен таләпләргә туры килүче үз театр бинасы булачак: балконлы зур зал, декорацияләрне тиз алыштыру өчен технологияләре булган сәхнә, затлы интерьер һәм үзенчәлекле фасад. Коммуналь системаларны да алмаштырачаклар. Ә иске сәхнәне балалар спектакльләре өчен калдырачаклар.

Драмтеатрда төп репертуар татар телендә булса да, спектакльләр һәрвакыт рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Моннан тыш, биредә дөнья классиклары әсәрләре дә уйнала, әйтик, Лев Толстойның «Холстомер», Борис Васильевның «А зори здесь тихие» әсәрләре татар телендә сәхнәләштерелде. 

татар-информ

Фото: tat.e-nkama.ru/news/746/7456

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк