Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама театры “Анам кыры” спектаклен Тукай премиясе комиссиясенә күрсәтте

Дәүләт премиясенә спектакльнең режиссеры Рөстәм Галиев, рәссамы Булат Нәсыйхов һәм Тулганай ролен башкаручы Гүзәл Шәмәрданова тәкъдим ителгән. Кичә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча...

Дәүләт премиясенә спектакльнең режиссеры Рөстәм Галиев, рәссамы Булат Нәсыйхов һәм Тулганай ролен башкаручы Гүзәл Шәмәрданова тәкъдим ителгән.

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзалары Түбән Кама татар дәүләт драма театрының “Анам кыры” спектаклен карадылар. 2015 елда куелган сәхнә әсәре быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итә. Премиягә спектакльнең режиссеры Рөстәм Галиев, рәссамы Булат Нәсыйхов һәм Тулганай ролен башкаручы Гүзәл Шәмәрданова тәкъдим ителә.

Искәртеп үтәбез, Түбән Кама театрының традицион Казан гастрольләре 13-16 март көннәрендә Камал театры сәхнәсендә бара. Театр Казанга алты спектакль алып килгән.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк