Логотип
Хәбәрләр

ТҮБӘН КАМА ТЕАТРЫ БАШ РЕЖИССЕРЫ РӨСТӘМ ГАЛИЕВ: "МИЛЛӘТНЕҢ БЕР ЭТӘРГЕЧЕН ТӨРТЕШЕП БАРУЧЫ МАЛАЙНЫ КЫЙНЫЙЛАР. МИН БИРЕШӘ ТОРГАН МАЛАЙ ТҮГЕЛ”

Быел Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры “Анам кыры” спектакле өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Бу премия тирәсендә кызу бәхәсләр, фикер алышулар барган чорда театр...

Быел Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры “Анам кыры” спектакле өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Бу премия тирәсендә кызу бәхәсләр, фикер алышулар барган чорда театр Казанда традицион гастрольләрен үткәрде. Әмма аның “Карурман аша” дип аталган балалар спектаклен җәмәгатьчелек уңай гына кабул итмәде: социаль челтәрләрдә фикер алышулар башланды. Тискәре фикерләр нигездә спектакльнең Тукай образын пычратуы турында иде... Аерым алганда, тәнкыйть сүзен әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова әйтте, бу уңайдан аның берничә мәкаләсе басылып чыкты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе, баш режиссеры һәм директоры Рөстәм Галиевка да үз фикерен әйтергә тәкъдим итте.

“Карурман аша”: “Тукай бөек! Аны пычратам дисә дә, беркем дә пычрата алмый”

Мин студент елларында ук Тукайга багышлап әкият язган идем. Тукайның тормышта нинди авырлыклар күреп, 27 яшендә зур шагыйрь булып, дөньядан китеп баруы турында еш уйланам. Шагыйрь үткән юл – карурман, шуңа әкиятне "Карурман аша..." дип атадым. “Кара гына урман, караңгы төн...” дип җырлыйбыз бит. Самими фольклор уйлап таптым. 

Наданов дигән җен: “Шагыйрь туган, аны юк итәргә кирәк”, - ди һәм үзенең иярченнәрен җибәрә. Башта җеннәр өйгә керә алмыйлар, чөнки мулла йорты догалы. Наданов үз иярченнәрен “Җиңә алмыйсыз”, дип кыйнагач, вакыйга икенче якка борыла - болар каршы эш алып бара башлыйлар. Ул җеннәр бит каяндыр килгән түгел, үз җеннәребез. Мин җен һәр кешенең эчендә утыра дип аңлыйм. Рөстәм Галиевнең үз җене үзендә, синеке – үзеңдә. Ә без фольклорда аны, янәсе, мунчаларда дип саныйбыз. Әни: “Җеннәр халыкны басып торалар, аңын алып, түбәнлеккә өндиләр”, - дип сөйли иде. Теге җеннәр халык күңеленнән җыеп алган яхшылыкларны Тукайга бирергә дигән карарга киләләр. Әсәрдә дә ачык әйтелә бит - кайнатып бөтенесен Тукайга бирәләр. Шүрәлеләр, Су аналары, төрле әкият геройлары аша матурлык барлыкка килә һәм алар шагыйрьне гомерләре буе озата бара. Акбайлары, күбәләкләре, сарыклары белән бер арбага төялеп, мәңгелеккә, зурлыкка озаталар. Җеннәр бит монда җиңелде, алар аста, ә символик Апушыбыз өстә. Спектакльдә Тукайның рухы видеоязмада гына бирелә. Юрий Павлов бик матур видеорәт эшләгән. Анда “Исемдә калганнар” сөйләнеп бара һәм Тукай шигыре белән “Җен-фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул, сөйләве яхшы, күңелле, шагыйрәнә ялган ул”, дип тәмамлана. Ә соңгы сүзе: “Бетте көч, сынды кылыч, шул булды эш”. Әкият шуның белән бетә. 

Балалар спектакльне яратып карап утырды. Бүгенге балалар өйдә “Аятел Көрси” барын, бөтине дә белми. Әни ишекне, морҗаны япканда: “Әгузе әйтеп ябыгыз, җеннәр кермәсен”, - дип әйтә иде. 

Анда Тукайны пычрату була алмый, Тукайны берничек тә пычратып булмый. Тукай бөек! Аны пычратам дисә дә, беркем дә пычрата алмый. Тукайдан да бөек зат юк. Рөстәм Галиев кебек бер шәхес кенә пычрата башласа, ул кая бара? Бүген Рөстәм Галиевны да юк итә алмаслар. Ул да үзенең хезмәтләре белән үз урынын тота.

Әкиятне Илдус Әхмәтҗанов карады: “Аю, бүре, куяннан туйдык бит инде. ичмасам, бер фәлсәфи әйбер карадык”, - диде. Ркаил Зәйдулла: “Бик ошады”, - диде. Миләүшә ханым миңа кычкырды, әмма без якыннан таныш түгел. Аның ямьсез сүзен мин дога укып чистартып куйдым, бу тирәдә пычраклык калмасын дидем. Аның “Сиңа лечиться надо”, дигән сүзе белән килешәм. Дөрестән дә, дәваланырга кирәк, чөнки мин “театр җене” белән саташканмын. Мин сигез яшемдә үз өебездә спектакль куйдым. Шуннан бирле театр чире белән авырыйм. Бүгенгесе көнгә кадәр мин чирле. Юк җирдән театр тудырдым. Бер, ике, өч, дүрт бүлмәдән үстердем, коллектив тупладым, театр барлыкка китердем. Ул бүгенге көндә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры дип атала.

Язманың тулы вариантын ИНТЕРТАТ сайтыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк