Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама театры легендар «әлдермештән әлмәндәр»не сәхнәләштерде

Түбән Кама драма театры профессиональ татар театрлары алынырга кыймаган пьесаны сәхнәләштерде – Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы куелды. Кичә спектакль беренче тамашачыларга – тәнкыйт...

Түбән Кама драма театры профессиональ татар театрлары алынырга кыймаган пьесаны сәхнәләштерде – Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы куелды. Кичә спектакль беренче тамашачыларга – тәнкыйтьчеләргә, журналистларга тәкъдим ителде. Беренче тамашачылар арасында Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының яшь артистлары һәм режиссер Айрат Әбүшахманов та бар иде. «Әлдермештән Әлмәндәр»не тамаша кылырга «Татар-информ» хәбәрчеләре дә килде.

  • «Әлдермештән Әлмәндәр» – Камал театрының легендар спектакле. Ул театрда 1976 елда сәхнәләштерелгән. Спектакль театрның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясеннән соң иң озак барган һәм күп каралган спектакле.
  • «Әлдермештән Әлмәндәр» – татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры әлеге спектакльне «Кече шәһәр театрлары» федераль проекты кысаларында сәхнәгә чыгарды. Режиссеры – Уфадан Фиргат Гарипов. Театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев әлеге әсәрне кую өчен милли җанлы режиссер эзләвен һәм шундый кеше таба алганлыгын әйтте.

  • Спектакльнең төп герое ˗ Әлдермеш авылының 91 яшьлек Әлмәндәр карты. Газраил әмере буенча Әлдермешкә Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр карт алай бик тиз генә фани дөньядан ваз кичәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре бик күп. Шуңа күрә ул төрле хәйләләр табып Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана.

Яшь режиссер Туфан Миңнуллинның бу пьесасын укымаган һәм спектакльне карамаган. Ул, үзенең әлеге әсәрне кую тәкъдимен алгач, спектакльне махсус карамавын әйтте. «Инде хәзер чыкты, хәзер инде Марсель Сәлимҗанов куелышын карый алам», - диде ул.

Әлмәндәр карт ролендә Рөстәм Галиев үзе уйнады. Әҗәл – театрның яшь артисты Алмаз Хөсәенов. Бу роль театрда дүртенче сезон уйнаучы актерның беренче зур роле. Әлеге рольдә тагын бер состав буларак театрның иң популяр актеры Юрий Павлов та куелган. Әмма спектакльне тапшырганда уйнау өчен режиссер Алмаз Хөсәеновны сайлаган.

Спектакльнең беренче тамашачылары яшь артистның уенын «Түбән Кама театрында яңа йолдыз ачылды» дип бәяләде.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Рамиль Гали

ЧыганакТатар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк